13 апрель көнне көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м / с көчле төньяк-көнчыгыш җиле көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә
1. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда булсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында сыенырга киңәш итәбез. Йортларның диварлары янында көчле җилдән качмаска кирәк, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары егылырга мөмкин. Бу шулай ук төзелеп бетмәгән биналарга, җәмәгать транспорты тукталышларына да кагыла.
2. Урамда реклама, юл билгеләре, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.
3. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янәшәсендә автотранспортны калдырырга ярамый – җил белән бәреп төшерелгән ботак зур куркыныч тудырырга мөмкин.
4. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якынлашу куркыныч.
5. Өске кат тәрәзәләреннән пыяла төшү куркынычы булырга мөмкин, шулай ук, түбә һәм декоратив элементлар җил белән куптарылып төшү куркынычы бар. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.
6. Барлык тәрәзәләрне ныклап ябарга, җил белән тышка төшәргә мөмкин булган әйберләрне балконнан алырга.
7. Торак яки эш бүлмәләрендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Әгәр һәлакәткә очрасагыз, сез һәрчак ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә стационар һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсенең ышаныч телефоны - 8 (843) 288-46-96.