2023 елның 16 апрелендә 09 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2023 елның 15 апреле, шимбә

16 апрель көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 м/с кадәр көчле төньяк җиле көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Әгәр дә көчле җил вакытнда урамда булагыз, җир асты кичүләренә яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.

2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

3. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.

4. Көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч.

5. Өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм бизәк элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.

6. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып ташларга кирәк.

7. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

 

Һәрбер бәла – каза очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына «112» гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе  шәһәр һәм мобил телефоннарыннан бушлай кабул ителә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International