Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2022 елның 13 октябрендәге 695 номерлы боерыгы белән расланган Идел-Каспий балыкчылык бассейны кагыйдәләре нигезендә, 25 апрельдән 5 июньгә кадәр (шул көнне кертеп) Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваториясендә, аларга коя торган елгалары белән, тыелган чор башлана. Бу вакытта балык тоту кагыйдәләрендәге Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейнының су объектларында урнашкан 2 нче кушымтада күрсәтелгән уылдык чәчү урыныннары исемлегендә күрсәтелгән урыннардан тыш бер гражданның балык тоту коралларында 2 данәдән дә артык булмаган кармаклар микъдары һәм барлык чыгару (тоту) кораллары (аулау) белән балык тотуны гамәлгә ашыру тыела”.
Шулай ук уылдык чәчкән чорда корабта һәм көймәләрдә балык тоту кораллары булу тыела, аларны куллану бу чорда вакытлыча тыела.
Балык тоту кагыйдәләрен бозуда гаепле гражданнар Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка тартыла.
Балыкчылыкны регламентташтыручы кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылыкка тартылганда, гражданнарга судноны һәм башка су биологик ресурсларын тоту (Балык тоту) коралларын конфискацияләп яки аларсыз ике меңнән биш мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин (РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.37 маддәсенең 2 өлеше).
Искәртеп узабыз, язгы үрчү чоры су биологик ресурсларын саклау өчен бик мөһим. Шуңа күрә бүлек дәүләт инспекторлары, башка кызыксынган ведомстволар вәкилләре белән берлектә, судагы биологик ресурсларны законсыз чыгару фактларын булдырмас өчен, Татарстан Республикасының балык хуҗалыгы әһәмиятендәге сулыкларында көн саен патрульлек итүне көчәйтү планлаштырыла. Браконьерлык фактлары ачыкланган очракта, законсыз тоту белән шөгыльләнүчеләргә карата административ һәм җинаять йогынтысы чаралары кулланылачак, шул исәптән судноларны һәм балык тотуның башка коралларын тартып алу да карала.
Балыкчылык кагыйдәләре һәм башка кызыксындырган мәсьәләләр буенча аңлатмалар һәм консультацияләр сорап мөрәҗәгать итәргә, шулай ук Татарстан Республикасы сулыкларында браконьерлык фактлары турында кайнар линия телефоны аша Балыкчылык буенча Федераль агентлыкның Идел-Кама территориаль идарәсенең Татарстан Республикасы буенча ВБР дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлегенә: 8(843) - 570 - 54 - 90, email:tatryba@mail.ru хәбәр итәргә мөмкин. Бердәм кайнар линия номеры 8 - (800) - 707 - 99 - 56 Росрыболовствоның ВКамТУ сайты: http://www.samara-flsh.ru.