Конкурс 2015 елдан башлап «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе ярдәме белән үткәрелә. Быел конкурска ТОСан 170 гариза килгән.
Шулай ук быелдан конкурсның приз фонды күләме арттырылды һәм 73 млн .сум тәшкил итә. Грант акчалары 120 җиңүче арасында 160 мең сумнан 1 млн. сумга кадәр бүленә.
Кичә Казанда бүләкләү тантанасы узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Гарри ТОСы 2 урынны алды, ә Ходяшево ТОСы 3 урынга лаек булды. Яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!