Бер атна эчендә балаларга 10 геологик сынау узарга туры киләчәк. Шулай ук олимпиадада төрле мәдәни-спорт программасы каралган. Ярышларда Әлмәт дәүләт нефть институты, КФУ геология һәм нефть-газ технологияләре институты укытучылары, "Росгеолфонд" ФДБУ вәкилләре чыгыш ясый. Олимпиадада бөтен Татарстаннан яшь геологлар катнаша, гадәттәгечә Кырым Республикасыннан яшьләр катнаша. Барысы 34 команда. Егетләребезгә уңышлар телибез!