3 апрельдән сервис ТР Дәүләт хезмәтләре порталында кулланышка керә. Суд участогына онлайн язылу өчен, «Онлайн гаделлек» бүлегенә кереп, «Судка язылу» ны сайларга кирәк. Аннары суд районын һәм суд участогы номерын күрсәтергә кирәк.
Гражданнарны алдан язылу буенча кабул итү чиратсыз гражданнарны кабул итү белән параллель рәвештә алып барыла.