Хөрмәтле Зеленодольск шәһәре халкы!

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын үткәрүгә әзерлек кысаларында, шулай ук иҗтимагый һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында сездән түбәндәге мәгълүмат белән игътибар белән танышуыгызны сорыйбыз.

 

1.        08.05.2023 елда 18.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр Яшьлек урамы буенча хәрәкәт ябылачак (К.Маркстан Ленин урамына кадәр).

2.        09.05.2023 елда 08.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Ленин урамы (музейдан Заикин урамына кадәр), Татарстан урамы (Энгельстан Җиңү мәйданына кадәр), Динамо тавыннан төшү һәм күтәрелү, Яшьлек урамы (К.Маркстан Ленин урамына кадәр) буенча хәрәкәт ябылачак. Транспортта йөрү маршрутларын алдан үзгәртүне сорыйбыз.

3.        08.05 һәм 09.05.2003 көннәрендә бәйрәм чаралары үткәргәндә Авангардка керү Ленин урамындагы үзәк керү урыныннан, тикшерү чаралары үткәрү белән башкарылачак.

4.        Оешмалар, учреждениеләр һәм шәһәр халкы тарафыннан Мәңгелек утка тантаналы йөреш (веноклар һәм чәчәкләр салу) 2023 елның 11.00 09.05.2023 елдан башлап, элек расланган схема һәм вакыт буенча узачак https://zelenodolsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2186768.htm

5.        Тикшерү чараларын оператив узу максатыннан, аэрозольләр, янучан матдәләр, чәнчүче һәм кисүче әйберләр, савытларда сыеклыкларны артык кул йөге буларак күтәреп йөрмәс өчен үзегез белән алмавыгызны сорыйбыз.

  Барлык чаралар җәмәгатьчелек иминлеген арттыруга, шәһәр гражданнары һәм Ветераннар турында кайгыртуга юнәлдерелгән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International