"Минем хәрәкәтләрем 2023" - Казан агломерациясенең транспорт-социологик тикшерүендә катнашу

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

 

ДБУ «ТР Киңлекне планлаштыру институты» ДАУ «Мәскәү генпланы институты»  белән берлектә Казан агломерациясенең һәм аңа якын территорияләрнең мастер - планын эшләү кысаларында халык арасында «Минем хәрәкәтләрем 2023» транспорт - социологик тикшеренүне башлап җибәрде.

Транспорт-социологик тикшерү үткәрү максаты-транспорт юлларын бушату һәм автомобиль юлларында проблемалы участокларны киметү, шулай ук Казан агломерациясе халкына транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту, ул үз эченә түбәндәге муниципаль берәмлекләрне ала: Казан шәһәре, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Питрәч, Лаеш районнары һәм башкалар.

Тикшерүдә теләгән һәркем катнаша ала. Язмача тутыру өчен анкеталар Казанның һәр районындагы КФҮнең бүлекләрендә – Авиатөзелеш (1 КФҮ), Вахитов (2 КФҮ), Киров (2 КФҮ), Мәскәү (3 КФҮ), Яңа Савин (Мәскәү районына карый), Идел буе (2 КФҮ) һәм Совет (3 КФҮ), шулай ук республика башкаласына якын муниципаль районнарның КФҮләрендә: Зеленодольск (Зеленодольск шәһәрендә), Лаеш (Лаеш шәһәрендә), Арча (Арча шәһәрендә) һәм Балык Бистәсе (пгт. Балык Бистәсе) районнарында тәкъдим ителгән.

Шулай ук сораштыруны үтү өчен смартфон камерасын әлеге яңалыкның куар-кодына куярга кирәк, ул сезне «Минем хәрәкәтләрем 2023» телеграм-каналының чат-ботына күчерәчәк.

Моннан тыш, ДБУ «ТР Киңлек Планлаштыру институты» Казан 2050.рф сайтында социологик сораштыру үткәрүне дәвам итә. Анда агломерацияне үстерү буенча үз тәкъдимнәреңне генә калдырып калмыйча, башка кешеләр нәрсә тәкъдим  иткәнен дә белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International