Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан, традиция буенча, Васильево бистәсендә Халыкара "Хәтер бакчасы" акциясе үткәреләде. Бу көнне фронтта һәм тылда үз гомерләрен биргән истәлегенә, иң канкойгыч һәм рәхимсез сугышта җиңү хөрмәтенә, тормыш бәрабәренә гуманизм, ирек, тигез хокук идеалларын яклаган кешеләр истәлегенә агачлар утыртылды. Быел, 29 апрельдә сугышта һәлак булган геройлар – Васильево кешеләренә Татарстан урамындагы обелиск янында утыртылган чыршылар, аларга рәхмәт символы булыр.