2023 елның 4 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с кадәр көчле җил һәм яшен көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәя барганда:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмаска кирәк.
2. Әгәр дә көчле җил вакытында сез урамда булсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында сыенырга киңәш итәбез. Йортларның диварлары янында көчле җилдән качмаска кирәк, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук төзелеп бетмәгән биналарга, җәмәгать транспорты тукталышларына да кагыла.
3. Урамда юл билгеләре, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында басып торырга ярамый, шулай ук алар янәшәсендә автотранспортны да калдырырга тырышмагыз – җил белән бәреп төшерелгән ботак зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якынлашу куркыныч.
6. Өске кат тәрәзәләреннән ватылган пыяла төшүе куркынычы булырга мөмкин, шулай ук түбә һәм декоратив элементларның җил белән өзелеп төшүе мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында тагын да куркынычрак.
7. Барлык йорттагы тәрәзәләрне тыгызлап ябарга кирәк, төшү куркыныч булган әйберләрне балконнан алып кую хаерле.
8. Торак яки эш бүлмәләрендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда яшенле яңгыр астында калсагыз, һичшиксез хәрәкәтне туктатыгыз һәм яшеньле яңгыр үткәнен машинадан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Машинада йөрүне дә дәвам итәргә ярамый, чөнки электроника эшендә бозылулар да мөмкин. Тукталырга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшенле яңгыр үткәнен көтәргә кирәк.
Әгәр дә сез яшен вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча җиргә (комлы яки ташлы туфракка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы булырга тиеш.
Җәяүлеләр автотрассалар аша үткәндә һәм алар янында булганда саклык күрсәтергә тиеш.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Архивтан алынган Фото.
Һәр бәла – каза очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына «112» гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.