Ел саен Зеленодольск шәһәре территориясендә яшелләндерелгән шәһәр территорияләрен, массакүләм ял итү урыннарын акарицид (талпаннарга каршы) эшкәртү үткәрелә.
Бу чара иксод талпаннарын юк итүгә юнәлдерелгән. Акарицид эшкәртү аларның санын мөмкин кадәр киметә һәм үрчүне һәм таралуны кисәтә, талпаннар өчен яраксыз шартлар тудыра. Үлән түшәмендә талпаннарга карата зарарлы чараның гамәлдә булу вакыты 11,5 ай дәвамында саклана.
Быел «Каен аланы» паркы, Җиңү паркы, «Родина» мәдәният сарае янындагы парк зоналары, Горький исемендәге “Мәдәни Үзәк" территориясендә талпаннарга каршы эшкәртү үткәрелә.
Моннан тыш, «Сабантуй» бәйрәме алдыннан майдан территориясен акарицид (талпанга каршы) эшкәртү планлаштырыла.
Ачык территорияләрне акарицид белән эшкәртү талпан тешләүләрен һәм нәтиҗәдә бу буынлы аяклылар йоктырган инфекцияләрне нәтиҗәле профилактикалау булып тора.
ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Зеленодольск территориаль бүлеге, 04.05.2023 г.