2023 елның 5 маенда көннең икенче яртысында һәм кичендә, төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм Көнбатыштан 15-20 м/с тизлегендә искән көчле җиле (Казанда көннең икенче яртысында һәм 5 май кичендә) көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда булсагыз, җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч.
6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм элмә декоратив элементлары тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып ташларга кирәк.
8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга киңәш ителә.
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда яшенле яңгыр астында калсагыз, һичшиксез хәрәкәтне туктатыгыз һәм яшенле яңгыр вакытында машинадан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Машинада йөрүне дә дәвам итәргә ярамый, чөнки электроника эшендә бозылулар да мөмкин. Тукталырга, машина тәрәзәләрен ябарга һәмяшен үткәнен көтәргә кирәк.
Әгәр дә сез яшен вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча җиргә (комлы яки ташлы туфракка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы булырга тиеш.
Җәяүлеләр автотрассалар аша үткәндә һәм алар янында булганда саклык күрсәтергә тиеш.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Һәрбер бәла – каза очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номеры «112» гә мөрәҗәгать итә аласыз Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.