Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең "Без бергә!” исемле республика инклюзив яшьләр слеты ачылды.
"Васильево" шифаханәсендә чара икенче тапкыр уза, оештыручылар сүзләренчә, шифаханәнең табигате һәм территориясе мондый чараларны үткәрү өчен идеаль. Быел слетта 50 кеше катнаша, катнашучыларның географиясе киң: Татарстанның 13 шәһәре, шул исәптән Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләре.
Катнашучылар монда өч көн торачак. Программада реабилитация һәм танып белү чаралары каралган.