10-14 майда Пятигорскида Машук белем үзәге һәм Комсомол яланы территориясендә Маевка беренче туристик слеты уза. Сәяхәттән күбрәк."
Татарстан делегациясе составында - Веста Калистратова – Зеленодольск районының «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе җитәкчесе.
4 көн дәвамында катнашучылар Машук тавы итәгендә палаткалы шәһәрчектә яшәгәннәр.
Ә бер көнне 993,7 метр биеклектәге Машук тавына менү һәм бөтен Пятигорскны карау өчен 15 км юл үткәннәр.
Чарада Россиянең 82 төбәгеннән 1 меңнән артык сәяхәтче һәм туристлык индустриясе эксперты катнаша.