Бюджет акчалары исәбенә әлеге эшләрне Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Мамадыш, Питрәч, Чистай районнары территориясендә, шулай ук Казан шәһәрендә 55 кадастр кварталында башкару планлаштырыла.
Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, Комплекслы кадастр эшләре (ККР) төбәкләрне үстерүгә, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләрен структуралаштыруга, күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында мәгълүматларның тулылыгын һәм сыйфатын тәэмин итүгә юнәлдерелгән «Милли киңлек мәгълүматлары системасы» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ККР заказчысы булып тора. 2023 елда ике конкурс нәтиҗәләре буенча 36 кварталга карата Комплекслы кадастр эшләрен башкаручы – «Роскадастр» иҗтимагый-хокукый компаниясенең Татарстан Республикасы буенча филиалы билгеләнде.
ККР үтәлеше нәтиҗәсендә җир участоклары чикләренең урнашуы ачыклана; биналарның, корылмаларның, төзелеп бетмәгән объектларның җир участокларында урнашуы билгеләнә яки төгәлләнә; күчемсез милек объектлары чикләренең урнашуы турындагы мәгълүматларда реестр хаталары төзәтелә; яңа җир участоклары барлыкка килә.
"Комплекслы кадастр эшләре алып барыла торган күчемсез милек объектларының хокук ияләре өчен бу аларга җир кишәрлегенең һәм анда урнашкан объектның урынын ачыклау өчен түләргә һәм бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына мәгълүмат кертү өчен Росреестрга шәхсән мөрәҗәгать итәргә туры килмәячәк дигәнне аңлата. Бу эшләрне башкару хокук ияләренә күчемсез милек объектлары белән килешүләр төзегәндә проблемалардан качарга, шулай ук күршеләр белән фикер каршылыкларын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип шәрехли Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбаров.
«Роскадастр» ПККның Татарстан Республикасы буенча филиалында шулай ук билгеләп үтелгәнчә, элегрәк, 2022 елда, Татарстан Республикасында ККР 13 меңнән артык күчемсез милек объектына карата 22 Кадастр кварталы территориясендә уздырылган. 2023 елда 28 мең күчемсез милек объектына карата Комплекслы кадастр эшләре башкарылачак.
"Беренчедән, сүз бакчачылык ширкәтләре турында бара. Хәзерге вакытта Роскадастрның Татарстан Республикасы буенча филиалы 15 ширкәт территориясендә эш алып бара, якын арада эшләр тагын тугызында дәвам итәчәк. Барлыгы 18 мең күчемсез милек объекты бар, шуларның дүрт меңе республиканың алты муниципаль районының авыл җирлекләренә туры килә», - дип төгәлләде Роскадастрның Татарстан Республикасы буенча филиалы директоры урынбасары Алсу Сабирҗанова.
Игътибар итегез!
ККР башкаручысы булган кадастр инженеры күчемсез милек объектлары хуҗаларына әлеге эшләрнең почта яки электрон адрес буенча башкарылуы турында хәбәр итәргә тиеш, әгәр мондый мәгълүматлар ЕГРНда булса.
Шунысын да истә тотарга кирәк, ККР территориясендә урнашкан күчемсез милек объектларының хокук ияләре эшләрне башкаруга комачауларга хокуклы түгел һәм кадастр инженерына үз күчемсез милек объектларына керүне тәэмин итәргә тиеш. Шул ук вакытта гражданнар эш башкаручыдан шәхесне раслаучы документ, дәүләт яки муниципаль контракт күчермәсен сорарга хокуклы.
Хокук ияләре шулай ук кадастр инженерына элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокукларны билгеләүче яки раслаучы документларын (ышанычлы күчермәләрен) бирә ала. Алынган документларны һәм мәгълүматларны кадастр инженеры Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә тапшырырга тиеш.