Норлат авыл җирлегендә тәрбиягә бала алган күп балалы гаиләләр Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм көне үткәрделәр

2023 елның 16 мае, сишәмбе

"Күңелле бәйрәм - Гаилә көне!" дип аталган ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен Зеленодольск районы тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы активистлары тарафыннан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган бәйрәм югары дәрәҗәдә узды.

Бәйрәм белән котларга һәм җиңүчеләрне бүләкләргә Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров һәм Норлат балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин килде.

Программа ахырында барысы да түгәрәк өстәл артында утта пешерелгән коймаклар белән самовардан чәй эчәргә җыелды.

- Бу гаилә ялы бәйрәмен башлап җибәргәндә, без мөһим датаны – 15 майда билгеләп үтелә торган Гаилә

көнен искә төшерергә теләдек. Бөтен гаилә белән вакыт үткәрергә, уңай эмоцияләр алырга мөмкинлек бирдек. Чөнки гаилә-безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһиме, ә балаларның бәхетле күзләре - иң яхшы бүләк! Һәр баланың гаиләдә яшәвен телим!- дип билгеләп үтә Зеленодольск районы тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы җитәкчесе Рәисә Миңнуллина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International