Чарада республиканың 16 муниципаль районыннан килгән педагоглар һәм балалар ялын оештыручылар катнашты.
Этно-мәктәпләрдә милли һөнәрләр һәм халык уеннары буенча мастер-класслар, милли бәйрәмнәр узды, анда катнашучылар төрле халыкларның мәдәнияте белән таныша алды.
Этномәдәни мәктәп эшенең мөһим юнәлеше булып Идел буе халыкларының этномәдәни тематикасын язу һәм үзгәртү буенча мәгълүмати база булдыру тора.
Социаль әһәмиятле проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла.