Республикада кешеләрнең юлларда көрән аюлар белән очрашу очраклары теркәлә. Шуңа бәйле рәвештә ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты аюлар белән очрашканда үзеңне ничек тотарга кирәклеген искәртә:
1) паникага бирелмәскә тырышырга, аның күзләренә карамаска (ул моны сезнең ягыннан агрессия дип кабул итә) һәм акрынлап читкә китәргә.
2) йөгермәскә һәм җанварга аркаңны бормаска. Әгәр дә хайван якынлашса, аны кискен тавышлар белән куарга тырышыгыз.
3) азык калдыкларын хәтта вакытлыча яшәү урыны янында да калдырмаска палатка, аучылык өе, пикник урынында. Лагерьларны ачык, җитәрлек күзәтү белән урнаштырыгыз.
4) аюларга якын килмәгез, алар сезгә нинди генә ягымлы һәм сөйкемле булып күренмәсеннәр. Аларны ашатырга яки алдарга тырышмагыз. Алар янында һәрвакыт әниләре була.
Моннан тыш, белгечләр искә төшергәнчә, аюлар балга карата гадәти булмаган мәхәббәтләре аркасында умарталарга барырга яраталар.
Республика территориясендә исәп-хисап нәтиҗәләре буенча 25 аю яши. Аларны ареалның төньяк өлешендә Әгерҗе, Зеленодольск, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Саба районнары территориясендә очратырга мөмкин. Җәйге миграция вакытында аларның саны 60 - 70 башка җитә.
Көрән аю Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Аны аулау катгый тыела. Бу таләпне бозу җинаять эше булып тора.