Михаил Афанасьев чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Быел муниципалитет башлыгы Васильевоның 2 нче мәктәбендә булды

 

     - Соңгы мәктәп кыңгыравы чыңлавы - һәр кеше өчен мөһим вакыйгаларның берсе. Ул мәктәп көннәре белән хушлашуны символлаштыра, тормыш китабының яңа битен ача.

        Быел Яшел Үзән районында 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучы 2153 укучы бар, шуларның 227се Васильевода.

     - Сезнең мәктәп районда иң зурларның берсе, биредә искиткеч җитәкче, көчле педагогик коллектив, талантлы укучылар бар. Алда, имтиханнар көтә, сез барысын да җиңәрсез дип ышанам. Соңгы мәктәп кыңгыравы чыңлавы яңа җиңүләрнең башы булсын!,- дип, чыгарылыш сыйныф укучыларын Михаил Афанасьев котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International