2015 елдан ТР Иҗтимагый киңлекләр программасы буенча, сезнең белән берлектә, парклар төзелә һәм яңартыла. 7 ел эчендә 367 иҗтимагый киңлек булдырылды. Ә хәзер һәркайсын җанландырып җибәрергә вакыт җитте!
Парклар - күрешү, очрашу һәм танышу, авылдашлар һәм шәһәр халкы белән аралашу урыны ул. Монда үз иҗади идеяләреңне тормышка ашырырга, чараның яңа форматларын эшләтеп җибәрергә, үз клубыңның очрашуларын үткәрергә һәм иртәләрен йога оештырырга була. Сез теләсә нинди искиткеч идеяләрне гамәлгә ашыра аласыз.
park. tatar сайтында «Чараны оештыру» функциясе барлыкка килде. Һәм сез яраткан паркта үз чарагызны үткәрә аласыз: пикник, лекторий, диджей-сет, бию мастер-класслары һәм заявка тутырып башка бик күп нәрсәләр: park. tatar/residents#event.
Татарстан парклары командасы сезнең чараны караячак һәм аны тормышка ашырырга, шәһәр яки район администрациясе белән килештерергә ярдәм итәчәк. Сезнең инициативалар - республиканың теләсә кайсы паркы, скверының йөрәге!