Зеленодольск районында 6 заманча спорт мәйданчыклары куелачак

2013 елның 24 августы, шимбә
Зеленодольск районында октябрь урталарында 6 заманча спорт мәйданчыклары куелачак. Аларны куюга акчаны республика зеленодоллыларның "Казан-Арена" стадионы төзелешендә актив эшләгәне өчен бонус буларак бүлеп бирде. 
Өч спорт зонасыннан торган ике мәйданчык шәһәрнең Төзүчеләр проспектында, Васильевода һәм районның тагын дүрт торак пунктында: Карамалы Тауда, Норлатта, Осиновода һәм Зур Ключидә куелачак.  Шуларның икесендә эш башланды инде. 
-Бүгенге көндә Зур Ключидә әзерлек эшләрен башладык, вак таш җәябез. Васильево шәһәр тибындагы бистәдә планировка эшләре төгәлләнде, - диде ЗМРның "Техник күзәтчелек хезмәте" МУП директоры Рәмил Зиннуров.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International