Зеленодольск мәктәпләре яңа уку елына әзер

2013 елның 24 августы, шимбә
Яңа уку елына әзер! Атна дәвамында район һәм шәһәр мәктәпләрендә ведомстводан тыш кабул итү комиссияләре эшләде. Мәгариф идарәсе белгечләре хакимият, МЧС, полиция һәм кулланучылар күзәтчелеге идарәләре вәкилләре белән берлектә мәгариф  учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерде.
 Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып белем бирү учреждениеләренең матди-техник тәэмин ителеше тора. Бу мәктәпләрнең санитар-эпидемиология таләпләренә туры килеп тотылуы, азык блокларының һәм медицина кабинетларының кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителеше. Төп игътибар балаларның сәламәтлеген саклауга һәм уку процессы режимын саклауга юнәлдерелгән. Барлык кисәтүләр дә вакытында тәмамланмаган ремонт буенча ясалды. Күрсәтелгән җитешсезлекне 1 сентябрьгә кадәр тәмамларга кирәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International