Зеленодольскида күптән көтелгән юл төзелә

2013 елның 26 августы, дүшәмбе

Олы Карагуҗа авыл җирлегенә караган Чүрчиле  авылына  күптән көтелгән бишенче категорияле юл салына башлады.

 22 млн сум акча федераль бюджеттан бүленгән. Юл озынлыгы 770 метр һәм ул Казан-Йошкар-Ола-Олы Күлбаш авылы  автомобиль юлына барып тоташа торган булачак. Мәктәп автобусы туктар өчен  әйләнгеч мәйданчык та төзеләчәк. Олы Карагуҗа авылына  килеп укучы 23 яшь чүрчилеле  мәктәпкә махсус транспортта йөри башлаячак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International