Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән ТО 2023 елның 8 июнендә Эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр көне" үткәрә.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге 2023 елның 8 июнендә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар җәмәгатьчелеге арасында компетенция чикләрендә Роспотребнадзор идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын арттыру максатыннан эшкуарларга, кече һәм урта бизнес вәкилләренә үз компетенциясе чикләрендә бушлай консультация ярдәме үткәрүне оештыра.
«Ачык ишекләр» бердәм көнендә эшкуарларны кабул итү алдан язылу буенча Зеленодольск ТО-сында (Зеленодольск шәһәре, Засорин урамы, 24 йорт) телефон номеры буенча башкарылачак: 5-62-07 (10.00 дән 16.00 гә кадәр, төшке ашка тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр), шул ук вакытта кызыксындырган мәсьәләне күрсәтергә кирәк.
Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү-бозулардан саклануның иң яхшы ысулы!
Без сезне бердәм "Ачык ишекләр" көнендә консультациядә көтәбез!