Район үзәк дәваханәсе ачылуга 80 ел

2013 елның 26 августы, дүшәмбе
Горький исемендәге мәдәният саренда медицина хезмәткәрләре һәм ветераннары өчен тантаналы чара булды.
Бәйрәмда мактаулы кунаклар - ТР МКның сәламәтлек, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча бүлек начальнигы Андрей Кондратьев катнашты. Ул, танананы ачып, барысын да бәйрәм белән котлады һәм теш авырулары дәваханәсенең балалар теш табибы Гөлфинә Әдиятуллинага " ТР атказанган табибы" исеме билгесен тапшырды. ТРПремьер-министрының рәхмәт хатлары белән 2нче балалар сырхауханәсенең балалар бүлеге мөдире Ирина Денисова һәм урология авырулары бүлеге мөдире Александр Смирнов бүләкләнде.  ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ренат Җәләлетдинов та котлауларда, бүләкләүдә катнашты. Ул Норлат участок дәваханәсе баш табибы Илсөяр Таһировага, клиника-диагностика лабораториясе мөдире Лидия Карповага, Васильево дәваханәсенең терапия бүлеге мөдире Валерия Рыжовага   "РФ сәламәтлек саклау өлкәсе отличнигы" мактаулы исеме бирелү уңаеннан коллегаларын котлады. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесенең грамотасы белән Зеленодольск дәваханәсе врач-методисты Николай Гусев бүләкләнде. 
Юбилей дусларсыз узмый. Тантанага ПОЗиСның генераль директоры Радик Хәсәнов, Горький исемендәге завдның генераль директоры урынбасары Фердинант Хөснетдинов, Биектау, Югары Осланың баш табиблары Ирек Мусин, Эмиль Шәрәфиев һәм башкалар килгән иде. Алар медицина хезмәткәрләрен юбилей белән кайнар котлап, иң җылы теләкләрен ирештерде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International