Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы хәбәр итә

2023 елның 9 июне, җомга

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Росприроднадзорның Идел-Кама Төбәкара идарәсе тарафыннан дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда юридик затларның хокукларын яклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Нефть-газ тармагы предприятиеләрендәге берничә объектка законны бозып һәм нигезләр булмаганда идарә җитәкчесе боерыгы белән югары куркыныч категориясе бирелгәнлеге ачыкланды, бу аларны 2024 елга контроль (күзәтчелек) чаралар планына нигезсез кертергә мөмкинлек бирә. Закон бозуларны бетерү максатыннан табигать саклау прокуроры тарафыннан законсыз хокукый актка протест китерелгән. Прокурор реакциясе актларын карау нәтиҗәсендә югарыда күрсәтелгән объектларның куркыныч категориясе киметелгән. Табигатьне саклау прокуратурасы катнашы белән юридик затларга караган объектларны законсыз тикшерүләр булдырылмаган.

2 нче мәгълүмат

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде. Казан елгасының су саклау зонасында Казан шәһәренең Совет районы Күлсәит торак пункты янында территориянең чүпләнүе ачыкланган. Закон бозуларны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры тарафыннан Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты адресына зарнамә кертелде. Җирле үзидарә органы тарафыннан прокурор реакциясе актын карау нәтиҗәләре буенча санкцияләнмәгән чүплек юкка чыгарылган.

3 нче мәгълүмат

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының торак пунктлар территориясендә беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәвен тикшерде. Җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлдәге таләпләрне бозып, урман фонды белән чиктәш торак массивлар участоклары периметры буенча минеральләштерелгән полосалар булдыру, торак пунктлар территориясендә коры үлән үсемлекләреннән, чүп-чардан чистарту буенча чаралар күрелмәгән. Закон бозуларны бетерү максатыннан Казан районара табигатьне саклау прокуроры тарафыннан Татарстан Республикасы авыл җирлекләре һәм муниципаль округлары җитәкчеләре адресына закон бозуларны бетерү турында 35 күрсәтмә кертелде. Закон бозуларны бетерү табигатьне саклау прокуратурасы контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International