Сабантуй-очрашу өчен яхшы сәбәп

2023 елның 10 июне, шимбә

Бу яраткан бәйрәм традицион рәвештә Васильево бистәсендә үткәрелде. Күңелле, матур Сабантуй һәр кешегә нинди генә милләт, дин һәм яшьтә булмасын, күңел ачу, уен-ярышларда катнашу, тугандаш халыклар мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бирә.

 10 июньдә Мәдәният йорты артындагы стадионда традицион «Сабантуй» бәйрәме узды. Традиция буенча бәйрәм кунакларын татар һәм рус ишегаллары каршы алды.

Бәйрәм программасы бай һәм төрле иде: сәхнәдә бистәнең милли коллективлары чыгыш ясады. Бу вакытта мәйданда Васильево батырлары көрәш билбауларында милли көрәштә көч сынаштылар.

Теләге булган һәркем төрле күңел ачуларда катнаша алды: бүрәнәдә капчыклар белән көрәш, кашыклар белән йөгерү, капчыкларда йөгерү, армрестлинг, ятып шуышу,  һ.б. Шулай ук бәйрәм кунаклары балык тотып, аннан уха пешерә, бүрәнә кисүдә һәм башка күп нәрсәләрне кисеп алу ярышларныда катнаштылар. Конкурста катнашучыларның барысын да призлар бирелде.

Бәйрәмдә барлык мәйданчыкларда да гомуми катнашу, бердәмлек атмосферасы хөкем сөрде. Сабантуй якты, күңелле һәм кызыклы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International