Кискен сюжетлы сериалның вакыйгалары Кировск шәһәрчегендә бара. Вакыйгалар үзәгендә Иван Колесников (аны Константин Адаев уйный) була. Аның кечкенә кафесы бар. Көтмәгәндә аның янына җирле бандитлар килгәч, Иван, хатынын яклап, очраклы рәвештә кешене үтерә. Шуннан соң вакыйгалар тизлек белән бара. Берникадәр вакыттан соң Иван янына Андреас исемле җитди кешеләр килә. Ул Колесниковның зур сере барлыгын белә-Иван үзен кем дип танытканы түгел... Сериалда 16 серия булуы билгеле. Бүген нтвда 7 һәм 8 серияләр чыга. 20:00 сәгатьтә башлана. Софья Волостнова