"ПОЗиС" компаниясе ел саен «Киләчәк инженерлары»Халыкара форумында катнаша. Быел команданы сигез яшь һәм перспективалы белгеч тәкъдим итә. Серговлылар белем бирү программаларына йөриячәкләр, сәнәгатьнең әйдәп баручы экспертларыннан белем алачаклар, тәҗрибә уртаклашачаклар һәм фикердәшләр табачаклар, шулай ук мәдәни – спорт чаралары кысаларында физик әзерлек һәм иҗади сәләтләрен күрсәтәчәкләр. Яшь инженерларны дүрт юнәлеш буенча тулы программа көтә. Эшлекле һәм белем бирү блогы, анда панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, лекцияләр һәм мастер-класслар планлаштырылган. Шулай ук спорт ярышлары һәм мәдәни өлеш, анда төбәкнең истәлекле урыннары һәм сәнәгать предприятиеләре буенча экскурсияләр, иҗади конкурслар һәм кичке концерт программалары каралган. 2023 елда форум мәйданчыгында барлыгы 15 факультет эше оештырылган, бу уздыру тарихында абсолют рекорд булып тора.