Бу хакта муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев, чыгарылыш укучыларын аттестатлар алулары белән котлап сөйләде.
- Лицейны тәмамлаучылар ел саен дәүләт имтиханнарын тапшырганда югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Биредә көчле педагоглар командасы, КНИТУга зур ярдәм бар. Моннан тыш, мин хәзер лицей укучылары яши алырлык кампус проектлау алып барылуын хәбәр итәргә шатмын. Без республикабыз Рәисенә ярдәм иткәне өчен Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәтле, - диде Афанасьев.
Быел лицейда 61 укучы, шуларның 25е 11 сыйныфтан соң. 6 медаль иясе һәм химия буенча 1 йөз баллы Анастасия Котова.
Быел Яшел Үзән районында барлыгы 485 чыгарылыш укучысы,бүгенге көндә 7 йөз баллы. Информатика буенча нәтиҗәләр көтелә. Шул ук вакытта, дәүләт имтиханнарын тапшырганда һәр икенче чыгарылыш укучысы бер фәннән булса да 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган.