Терроризмга каршылык комиссиясе

2013 елның 28 августы, чәршәмбе

Терроризмга каршылык буенча район  комиссиясендә мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге тикшерелде.

Утырышта тикшерелгән мәсьәләләрнең беренче өченчесе шуңа багышланган иде. Полиция бүлеге начальнигы урынбасары Константин Малыгин  мәктәпләрне кабул иткәндәге чаралар турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге яхшы, яңа уку елының беренче декадасында полиция хезмәткәрләре мәктәптә кизү тору практикасын дәвам итәчәк. Белем көнендә аерым куркынычсызлык чаралары күрү каралган.

Район башкарма комитеты җитәчесе урынбасары Рәйсә Афанасьевага куркынычсызлык дәресләрен үткәрү өчен кирәкле кулланмалар белән тәэмин итү бурычы йөкләнде.

Киңәшмәдә шулай ук Шәһәр көнен үткәрү турында да сүз булды. Сергей Егоров сүзләренә караганда бу чара барыбыздан да зур көч һәм средстволар таләп итә. Чаралар үткәреләчәк барлык мәйданнарда да тәртипне 85 полиция хезмәткәре тәэмин итәчәк. Төп бәйрәм чаралары узачак “Авангард” стадионына кергән урында рамка-металлодетекторлар куелачак.

Тагын бер мөһим мәсьәлә – 8 сентябрьдә өстәмә сайлауларда сайлаучыларның иминлеген саклау. Хокук саклау органнары барлык сайлау участокларын тикшерде: халыкның иминлеген район җитәкчелеге аерым контрольдә тота. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International