Республика көне

2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, сезне Татарстан Республикасы  көне һәм Шәһәр көне белән  котлыйбыз!

 

Республикабызның  төп бәйрәме һәм шәһәребез бәйрәме татарстанлыларның бердәмлеген ассызыклау өчен  бер сәбәп. Матди тормышыбыз гына түгел, рухи тормышыбыз да  көннән-көн баерак булсын өчен, Яшел Үзән халкының һәм бөтен Татарстанның үз хезмәтенең җимешен тату бик мөһим, үсешебезнең асылы нәкъ менә шул.

Сезгә чын күңелебездән  сәламәтлек, Яшел Үзәнебез һәм Татарстаныбызның матур киләчәге өчен куйган хезмәтегездә  зурдан-зур уңышлар телибез! Бергә тырышканда тормышыбызны тагын да яхшыртып буласына ышанычыбыз зур.

Яшел Үзән  муниципаль район  җитәкчелеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International