Катнашучылар иҗади номерлар әзерләделәр һәм Россия Федерациясе халыкларының мәдәнияте һәм традицияләре турында сөйләделәр, шулай ук якындагы дәүләтләрнең милли костюмнарын күрсәттеләр.
Чара кысаларында Сабантуй бәйрәме, спорт ярышлары һәм «минем Республикам»викторинасы узды. Балалар бию флешмобында катнаштылар.
Социаль әһәмиятле проектны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Исток» яшьләр клубы ТР муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында тормышка ашыра.