Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районының ике авыл җирлеге башлыгына автомобиль тапшырды
ТР муниципаль берәмлекләр Советы гамәлгә куйган республика муниципаль берәмлекләре арасында ел да үткәрелә торган смотр-конкурс лауреатларына бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда йөз автомобиль тапшырылды, шуларның икесе Зеленодольск районының Раифа һәм Күгеш авыл җирлегенә.
Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министр урынбасары вазифасын башкаручы Юрий Камалтынов, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башка рәсми кешеләр катнашты.
Татарстан Президенты үзнең котлау сүзендә Татарстан республикасы көне алдыннан республикада ТР муниципаль берәмлекләр арасындагы бәйгедә җиңүчеләрне котлау традициясе барлыкка килүен билгеләде. “ Бу җиңүчеләр хезмәтләре белән әлеге бүләкләргә лаек булды”, - диде ул. Муниципалитетлар дәүләтнең нигезе , дип белдерде Президент.
Рөстәм Миңнеханов соңгы өч ел эчендә муниципалитетларның транспорт мәсьәләсен хәл итү өчен 600 автомобиль бирелүен әйтте. Менә бүген тагын 86 муниципаль берәмлек һәм республиканың ике шәһәр округының 14 муниципаль учреждениесе “ВАЗ-21214” Нива” ачкычын алды.
Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрне - яңа автомобильләре белән, ә барлык җыелучыларны Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итте, уңышлар теләде.