Зеленодольскида Россия Хәрби Флоты өчен яңа корабка нигез салдылар

2013 елның 30 августы, җомга

Бу шушы сериядәге алтынчы кораб, аларның барысы да борынгы рус шәһәрләре исемен алды: “Углич”, “Свияжск” һәм башкалар. Монысы “Вышний Волочек” дип атала.

Проектын Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы эшләде. РФ Оборона министры урынбасары Юрий Борисов корабка нигез салу тантанасында катнашты һәм яшел үзәнле кораб төзүчеләренең эшенә югары бәя бирде, биредә төзелгән корабларның потенциалы зур, дип белдерде.

Корабка нигез салу чын бәйрәмгә әйләнде. Эшчеләр алдында Зеленодольск үзешчәннәре чыгыш ясады. Традиция буенча Россия Флоты өчен күп тырышлык куйган заводның иң яхшы эшчеләрен бүләкләделәр. Соңыннан кунаклар заводта төзелеп ята торган “Великий Устюг” корабы төзелешен карадылар, завод төзегән йортның өй туенда булдылар. Завод үз эшчеләре өчен 120 квартирлы торак йорт төзеде һәм яшь гаиләләргә тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International