Кичә РФ Дәүләт Думасында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган федераль округлардан килгән педагоглар гаиләләре белән очрашу узды.
Татарстан Республикасын Яшел Үзәннән Поповлар гаиләсе тәкъдим итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаиләнең һәр әгъзасы бик иҗади: Антон Попов - Яшел Үзән балалар музыка мәктәбе директоры, хатыны Кристина - «Каданс» халык вокаль студиясе хормейстеры, балалар да үзләрен иҗади өлкәдә күрсәтәләр, сәхнәдә чыгыш ясыйлар.
Очрашуда Поповлар «без барыбыз да тормышны яратабыз»җырын башкардылар