«РТ-Техприемка» компаниясенең «Ростех-сертификат» сертификация үзәге «Ростех дәүләт корпорациясенә керүче «Серго исемендәге Завод» җитештерү берләшмәсе " АҖ сертификацияләгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча предприятиенең сыйфат менеджменты системасының югары дәрәҗәсе расланды.
Бүгенге көндә ПОЗиС илнең иң эре экспортка юнәлдерелгән суыткыч техникасы җитештерүчеләренең берсе, шулай ук югары технологияле чишелешләр белән алдынгы тәэмин итүче булып тора. Заводның гомуми концепциясендә билгеләүче факторлар клиентларның сәламәтлеген һәм иминлеген гарантияләү. Шуңа бәйле рәвештә POZIS брендының барлык суыту техникасы туры килү сертификациясен үтә. Предприятие чыгарган медицина билгеләнешендәге продукция һәм шәраб шкафлары күп кенә халыкара таләпләр буенча сертификатланган.