Татарстан Республикасы буенча СФР бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин һәм «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Документ фондлар арасында мәгълүмат алмашуны һәм СВО ветераннарына ярдәм итү турында законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү өчен эшче төркемнәр булдыруны күздә тота. Моннан тыш, фондлар дәүләт түләүләре һәм ташламалар турында уртак аңлату эше алып барачак.
"Безнең уртак эшебез — зонадан өйләренә кайтучы балаларга ярдәм итү, аларга һәм аларның гаиләләренә шәхси ярдәм күрсәтү һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә һәрьяклап ярдәм итү. Хәзер бу безнең өчен өстенлекле бурычларның берсе", - дип ассызыклады Эдуард Вафин.