Казан-Бурундуки һәм Казан-Ульяновск шәһәр яны поездлары расписаниесе 17 июльдән үзгәрәчәк

2023 елның 14 июле, җомга

Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр йөрүче 6749 нчы шәһәр яны поездының расписаниесе техник сәбәпләр аркасында үзгәрәчәк.

Каратун станциясенә кадәр поезд гамәлдәге график буенча барачак, аннан соң үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына кагылачак. Бурундуки станциясенә килү 17.35 сәгатьтә (3 минут алданрак).

Шулай ук 6751/6753 номерлы Казан – Ульяновск поезды җомга шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Каратун станциясенә кадәр гамәлдәге расписание буенча барачак. Алга таба үзгәрешләр Цильна станциясенә кадәр барлык тукталыш пунктларына кагылачак. Цильна станциясеннән поезд кабат расписание буенча барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International