Белем көне

2013 елның 1 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле педагоглар, укучылар һәм ата - аналар!

Яңа уку елы башлану уңаеннан иң җылы котлауларымны кабул итеп алыгыз!

Традицион Белем көненнән башлап укытучылар һәм югары сыйныф укучылары өчен көндәлек, катлаулы, әмма шул ук вакытта кызыклы хезмәт башлана. Ә кечерәк яшьтәгеләр Ачышлар һәм белем иленә мавыктыргыч сәяхәткә чыга. Шушы юлда кызыксынучанлык һәм зиһен тугры юлдашыгыз булсын.

Студентлар өчен беренче уку көне – өлкәннәр тормышына, булачак һөнәргә тагын бер адым. Яшь яшел үзәнлеләргә студент елларын кызык һәм файдалы итеп үткәрүләрен телим: белем алыгыз, яңа кызыклы кешеләр белән танышыгыз.

Бу көнне без педагогларга аеруча рәхмәтле. Үз эшен яратучы укытучылар эшкә бирелгәнлек һәм профессионализм үрнәге булып торалар. Алар өчен олы бүләк – укучыларның һәм аларның әти-әниләренең хөрмәте һәм яратуы.

Сезгә чын күңелемнән сәламәтлек, муллык телим. Барлык хыялларыгыз, бөтен планнарыгыз тормышка ашсын, яңа уку елы файдалы һәм уңышлы узсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International