Бинаның өч катын, балалар һәм өлкәннәр бүлекчәләрен, махсус кабинетларны һәм урнаштырылган җиһазларны карадылар.
Медицина учреждениесен төзү эшләрен тәмамлау кысаларында Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Мөхәммәтдинов белән эшлекле очрашу узды.
Исегезгә төшерәбез, поликлиника «Сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.
Монда олылар һәм балалар бүлекләре булачак. Кабул итүне 8 терапия һәм 6 педиатрия кабинеты, шулай ук тар белгечләр кабинетлары алып барачак дип исәпләнгән. Элегрәк поликлиникага алдынгы җиһазлар, шул исәптән физиотерапия һәм эндоскопия, компьютер томографы килгән. Заманча рентген аппараты килүе көтелә.
Поликлиника 15 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Ачылу август ахырына планлаштырылган.