Сөнчәле ФАП-Зеленонодольск үзәк район хастаханәсенең иң ерак пунктларының берсе. Авыл халкы Нурлат участок хастаханәсенә беркетелгән һәм анда тикшерүләр уза.
Моның өчен "Демография" илкүләм проектының "өлкән буын" Федераль проекты кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне махсус транспортта хастаханәгә алып киләләр, анда алар тикшерү узалар.
Исегезгә төшерәбез, диспансерлаштыру - медицина тикшерүен һәм өстәмә тикшерү ысулларын үз эченә алган профилактик чаралар комплексы. Төп максат кеше сәламәтлегенең гомуми халәтен бәяләү, шулай ук иң иртә этапта булган авыруларны ачыклау һәм аларны профилактикалау өчен чаралар күрү.
"Яшел Үзән РҮХ" ДАССО