Сигезенче сентябрьдә Зеленодольскида Зеленодольск муниципаль районының “Зеленодольск шәһәре” муниципаль берәмлеге Советына депутатларны өстәмә сайлау булачак.
– Тавыш бирү ике сайлау участогында узачак, – дип сөйли территориаль сайлау комиссиясе рәисе Александр Мухин. – 11нче округ буенча (алты кандидат) – элеккеге суднолар төзелеше техникумы бинасында, 25нче округ буенча (дүрт кандидат) – Мирный микрорайонындагы балалар сәнгать мәктәбе бинасында. Тавыш бирү вакыты – 7дән 20 сәгатькә кадәр.
Сайлау комиссиясе тәҗрибәле җаваплы кешеләрдән узган ел төзелгән, аларның вәкаләте, яңа законга ярашлы рәвештә, биш ел дәвамында гамәлдә. Тавыш бирү бюллетеньнәр әзер – алар төсле, сак сеткасы да бар.
Тавыш бирү схемасы стандарт – сайлаучы үзе сайлаган кандидат файдасына бюллетеньдәге квадратка теләсә нинди тамга куя. Башка вариантлар, мәсәлән, ике кандидат өчен тавыш биргәндә, бюллетень гамәлдән чыгарыла, саналмый.
11нче округ буенча – 2795 сайлаучы, 25нче округ буенча – 2957 сайлаучы. Иң күп тавыш биргән кандидат җиңүче дип табыла.
Традиция буенча сайлауда беренче тапкыр катнашучы гражданнарга файдалы бүләк тапшырылачак.