Спорт мәйданчыклары эшли башлады

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Зеленодольск шәһәре көнендә Мирный микрорайонында ике спорт мәйданчыгы ачылды. Мәйданда пляж волейболы һәм пляж футболы  өчен кыр  бик уңайлы. Хәзер һәр зеленодоллы бирегә килеп, үзе яраткан спорт төре белән шөгыльләнә ала. Беренче уенда –  футбол матчында ветераннар җыелма командасы җиңеп чыкты. Волейбол мәйданында исә  уен берничә сәгатькә кадәр барды – безнең шәһәрдә әлеге уенны яратучылар бихисап. Зеленодольск волейболчылары белдергәнчә, мәйдан бик сыйфатлы, монда уйнау  үзенә бер рәхәтлек бирә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International