Балалар иҗат үзәге хәзер элеккеге 1нче мәктәп бинасына урнашкан. Яңа уку елын ул яңартылган, төзекләндерелгән бинада башлап җибәрә.
– Мәктәп икенче бинага күченгәч, монда бары тик аскы катта гына шөгыльләнергә була иде, – дип сөйли үзәк директоры Ирина Фесенко. – Өстәмә белем бирүгә республика ярдәме программасы аркасында гына без капиталь ремонтны башкара алдык.
Ремонтның гомуми бәясе 42 миллион сум, 12се шуның – җиһазларга, шул исәптән музыка, спорт җиһазларына, актлар залындагы мебельгә тотылган. Хәзер актлар залы 100 урынга исәпләнгән.
Ремонт эшләрен “Элпэк” ремонт-төзелеш фирмасы башкарган.
– Бу бинада эшлисе кызыклы да, катлаулы да булды, барысын да яңадан төзегән кебек булдык. Түбәсен яңадан яптык, электр чыбыкларын, җылыту системасын, санузелны алмаштырдык. Тәрәзәләр, ишекләр , идән – барысы да яңа, – ди ул.
Биредә 58 педагог эшли, 2500 бала шөгыльләнәчәк. Укулар 10 сентябрьдә башлана.