Коммерциягә кагылышы булмаган оешмаларга ярдәм

2013 елның 3 сентябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Алексей Фомин коммерциягә кагылышы булмаган социаль юнәлештәге оешмаларга финанс ярдәме турында сөйләде. 
Алексей Фомин Татарстанда барлыгы 6 меңгә якын коммерциягә кагылышы булмаган оешма барлыгын хәбәр итте. Иҗтимагый оешмаларның җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән федераль һәм республика социаль проектлары конкурсларында катнашуы дәүләт ярдәменең бер формасы булып тора.
2013 елда Министрлар Кабинеты  карары белән коммерциягә кагылышлы оешмаларга шушы юл  белән ярдәм итүгә 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Конкурска заявкалар 2013 елның 10 сентябреннән 14 октябрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр исә 2013 елның ноябрь аеның икенче декадасында ясалачак. 
Конкурс номинацияләре: "Гражданнарның хокукын яклау, гражданнар җәмгыятен һәм иҗтимагый үзидарә институтларын үстерү", "Мәгариф, яшьләр арасында ватанпәрвәрлекне тәрбияләү, яшьләр һәм яшүсмерләр арасында негатив күренешләрне кисәтү", "Культура һәм сәнгать, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту" һәм башкалар.
Алексей Фомин республиканың коммерциягә кагылышы булмаган оешмалар социаль юнәлештәге проектларын тормышка ашыру өчен грант буларак 95 млн. сум алачаклар, дип хәбәр итә.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International