И.Халиков Васильево мәктәбендә булды

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе

 

ТР Хөкүмәте  башлыгы  үз визиты барышында уку процессы  һәм укучыларның патриотик тәрбия эше белән танышты.

 Аны ТР Премьер-министр  урынбасары вазифасын башкаручы – ТР Фән һәм мәгариф министры  Энгель Фәттахов,  ТР буенча баш  федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм 1нче кадет мәктәбе  директоры Галина Зайцева озатып йөрде.  ТР Хөкүмәте башлыгы актлар залын, спорт залын, химия һәм информатика  кабинетларын һәм мәктәп музеен карады.

Бүгенге көндә мәктәптә 400 бала белем ала. Киләчәктә монда кадет мәктәбе-интернат ачу  планлаштырыла, анда Казанның Киров районы балалар йортында тәрбияләнүче ятим балалар, Зеленодольск районының Норлат балалар йорты һәм Зеленодольскиның балалар йортында тәрбияләнүчеләр белем алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International