2013 елның 31 августында Зеленодольскида “ Яшел Россия – бөтенроссия экологик өмә” республика акциясе үтте. Бу акциядә 1200дән арык мәгариф хезмәткәре һәм укучылар катнашты. Бу акция Белем көне башланыр алдыннан аеруча актуаль иде.
Зеленодольскида экология проблемалары күпләрне дулкынландыра һәм алар без теләгәнчә тиз хәл ителми. Күп кенә укучылар шимбә өмәләрендә катнаша, үз ишегалларын җыештыра. Әмма шәһәр читендә чүплекләр барлыкка килү дәвам итә. Балалар иҗаты үзәгенең “Яшел Эко-десанты” шәһәребезнең экологиясе начар урыннарны билгеләп чыкты. Һәм бу урыннарны яхшырту буенча максатчан эш алып барыла.
”Яшел Россия – бөтенроссия экологик өмә” акциясе кысаларында Зеленодольск районы мәгариф учреждениеләрендә мәктәп линейкалары, өмәләр, “Экология маршрутлары” автобус турлары узды.
Шәһәр яңа уку елын яхшы кәеф белән каршы ала һәм чисталыгы, пөхтәлеге белән сөендерә.