Зеленодольскида гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте

2013 елның 7 сентябре, шимбә
Зеленодольскида гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр  үтте. Музыка мәктәбендә "Ч" вакытында эвакуация пунктына җыелу мисалы өйрәнелде. Гадәттән тыш хәл килеп чыга калса:  су басса яки ракета җибәрелсә, шәһәрнең 27 оешмасында эшләүчеләр әлеге пунктка  җыелырга тиеш. Шуннан соң гына куркынычсызрак урынга - Идел аръягына җибәреләчәкләр. 
Шәһәрдә барлыгы 20 җыелу пункты оештырылды, зеленодоллылар моннан Норлат зонасына, Кайбыч, Чүпрәле районына һәм Мари Эл республикасына җибәрелергә тиеш, - ди МЧСның Зеленодольск районы буенча идарә начальнигы Вячеслав Долганов. 
Гадәттән тыш хәл булганда, дәүләт хезмәткәрләрен алдан ук килешү төзелгән торак йортларга урнаштырачаклар. 
Долганов сүзләренә караганда, безнең шәһәргә күктән һөҗүм ясалырга мөмкин. Шуңа күрә бу өйрәнүләргә бик җитди карарга кирәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International