Зеленодольск бөртекле культураларның уңышы буенча республикада беренче бишлеккә керде

2013 елның 9 сентябре, дүшәмбе
Зеленодольск бөртекле культураларның уңышы буенча республикада беренче бишлеккә керде.
Зеленодольск районының күпчелек  авыл хуҗалыгы предприятиеләре бөртеклеләрне җыеп бетерде, гектардан уртача 21,01 центнер уңыш чыкты. 
Югары күрсәткечләргә ирешү өчен Зеленодольскида яңгырлар гына түгел ( Татарстанның 35 районы корылыктан зыян күрде), агротехнологияләрне саклаган хәлдә сыйфатлы уҗымнар да ярдәм итте. Ә уҗымнар корылыкны яхшы кичерә.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International